Әгәр мөгаллим үз-үзен ярата икән -ул яхшы укытучы.Әгәр укытучы үз укучыларын ата-аналары кебек ярата икән-ул барлык китапларны укып чыккан укытучыдан яхшырак.Әгәр укытучы укучыларга һәм һөнәренә булган мәхәббәтне берләштерә икән,ул- камил укытучы. Л.Толстой
Бераз үзем турында:
Мин,Вафина Розалия Гомәр кызы,Биектау районы Зур Кавал авылында туып- үстем. Башлангыч белемне үз авылымда алдым.1989 нчы елда Казан педагогия көллиятенә башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерли торган бүлеккә укырга кердем. Хезмәт юлымны 1992нче елда 18 нче татар гимназиясендә башладым. Аннан соң, 1993 нчы елда Казан педагогия университетының татар теле бүлегенә укырга кердем , кияүгә чыктым, Лаеш районы Сиңгел авылына күчтем. Авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Хәзерге вакытта Лаеш районы Нармонка мәктәбендә укытучы булып эшлим. Тормыш девизым: "Укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз", Шуны истә тотып, барысына җитешергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам. Эшемдә гаиләмнең терәген һәрчак тоям. Мин:
Р - ярдәмчел
о - оялчан
з- зыялы
а- аралашучан .акыллы
л - тәрбияЛе,лаеклы
и – игелекле
я- ягымлы
Туган җирем: Биектау районы,Зур Кавал авылы
Эш урыным:Лаеш районы Нармонка урта мәктәбе
Белемем: югары, КГПУ,1999
Вазыйфам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яраткан шагыйрем: Һади Такташ
Яраткан язучым: Әмирхан Еники
Кызыксынуларым: чәчәкләр үстерү, әдәби әсәрләр уку